Главная \ Статьи \ ЯГФАРОВ АЙДАР: «Рәсәй президенты буласым килә!»

Статьи


« Назад

ЯГФАРОВ АЙДАР: «Рәсәй президенты буласым килә!»  06.02.2016 23:42

Лицей күп нәрсәне үзгәртте

Мин кечкенә генә гүзәл Минзәлә шәһәрендә тудым. Әти-әнием бик акыллы кешеләр. Миңа яхшы тәрбия һәм белем бирү өчен барысын да эшләделәр. 2003 нче елда, Аллаһ ярдәме белән Яр Чаллы шәһәренең татар-төрек лицеена укырга кердем. Лицей минем тормышымда күп нәрсәне үзгәртте. Бик күп яхшы кешеләр белән таныштым. Алар мине дәрестә генә түгел, көндәлек тормышта да күп нәрсәгә өйрәтә алалар иде. Лицейны тәмамлаганнан соң, белем бирү юлын сайладым. Башта тәрбияче булып тәҗрибә тупладым. Соңрак интернат ди-ректоры итеп билгеләделәр. Шул ук вакытта педагогика университетында тарих һәм җәмгыять белеме факультетында укыдым. Үзем тәмамлаган лицейда шул фәннәрдән дәресләр алып бар-дым. Шулай итеп, гомер юлы мине “7 нче интернат лицей” кебек гүзәл җиргә китерде.

Әнием – бик акыллы кеше

Кечкенәдән миндә белемгә ка- рата кызыксыну уятты. Лицей-да да әхлакның гүзәл үрнәген күрдем. Шушы факторлар ми нем укытучы юлын сайлавыма йогынты ясагандыр. Элек-элетән татар гаиләләрендә балаларны әти кеше тәрбияләгән. Бу гадәт яңадан кайтсын иде.

Буш вакытымда...

Күп нәрсә белән кызыксынам. Футболдан башлап, сәясәткә кадәр. Тарих һәм психология белән дә тирәнтен мавыгам. Интелектуаль уеннарны яратуымны аерым билгеләп үтәсем килә иде.

Тормыш девизым!

Шундый мәкаль бар: “Ике куян артыннан кусаң, берсен дә тота алмассың”. Аны бераз гына үзгәртер идем. “Ике куян артыннан кусаң, өченчесен тотмассың!”

Хыялллар күп алар...

Укучыларым беләләр инде, Рәсәй президенты буласым килә (көлә). Дөресен генә әйткәндә, сугышларның бетүен, һәм бар дөньяда тынычлык урнашуын телим. Кечкенәдән бирле үк кос- моска очу. Бар дөньяны күреп чыгу теләге күңелдә яна.

Укырга кирәк!

Һәр кешенең кызыксынулары төрле. Укырга китап сайлаганда да ул шуңа таянырга тиеш. Яшь вакытта китапны күбрәк укырга тырышыгыз. Үзем сезгә татар һәм рус әдәбиятын тигез дәрәҗәдә укырга киңәш итәр идем. Соңгы укыганда үземә Толстойның “Ис-поведь” китабы бик ошады.

Өлгерербез дип ышанам 

Кыска гына вакыт эчендә мин бу лицейны яратырга өлгердем. Биредә миңа бар да ошый, ләкин күбрәк чаралар үткәрәсем килә. Быел без тәрбиячеләр белән бик күп төрле чаралар әзерләдек. Алар арасында ике футбол чем-пионаты, кышкы һәм җәйге спартакиадалар, шахмат һәм теннис турнирлары, бүлмәдәге чисталык буенча ярыш, кышкы фигуралар конкурсы, “Что? Где? Когда?” уеннар сериясы, Яңа ел бәйрәме һ.б. Боларның барысын да үткәреп өлгерербез дип ышанам.

Әңгәмәдәш - КамилСАФИН, 9«А»